Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тәмле итеп үрдәк пешерәбез

Табынга менә дигән тәмле сый!

Казаннан актив укучыбыз, социаль челтәрләрдә безне һәрдаим карап баручы Гөлсирә Миргалимова үрдәк пешерү рецепты белән уртаклашты. Тиздән ир-егетләребезнең бәйрәме дә җитә бит. Табынга менә дигән тәмле сый булыр бу. 
– Моның өчен берәр көн алдан үрдәкне тозлы суга салып, 10-12 сәгать тотабыз. Гадәттә мин тозны кайнар суда аерым савытта эретәм. 5-6 литр салкын суга исәбеннән 1 стакан тоз салабыз да үрдәкне чумдырып куябыз. Мондый ысул белән тозлаган үрдәк пешкәч тә коры булмый. 
Вакыты җиткәч, үрдәкне судан алып, коры тастымал белән сөртеп корытабыз. Шуннан аны маринадлап алабыз. Моның өчен: 1 чәй кашыгы аджика, 1 чәй кашыгы горчица, 1 чәй кашыгы бал, 1 чәй кашыгы төелгән кориандр, 2 лавр яфрагы уабыз, 2 аш кашыгы кедр чикләвеге, 3 аш кашыгы майонез салып болгатабыз. Шул катнашмага иттарттыргыч аша чыгарып, 2-3 аш кашыгы караҗимеш өстибез. Үрдәк карала дип, бер дә куркырга кирәкми! 
Аннары әлеге катнашма белән үрдәкнең эчен дә, тышын да яхшы итеп сөртәбез дә, берәр савытка салып, өстен каплап, 5-6 сәгатькә салкын җиргә куябыз. Пешерер вакыт җиткәч, үрдәкне тутырабыз. Моның өчен яшел каты ярты алма, каты яшел груша, ярты әфлисун, 7-8 данә  төшле караҗимеш, өрек, йөзем, чистартылган 3 данә әстерхан чикләвеге, айва кирәк булачак. Шулар белән үрдәкне тутырабыз да, рукавка кигертеп куябыз, өстенә фольга да җәеп куярга онытмагыз. Аннары инде аны кызган мичкә тыгабыз һәм 160-180 градуста 2,5-3 сәгать пешерәбез. Мин үзем исә үрдәкне кичтән тозлы суга салып калдырам да, иртән маринадлыйм һәм кичен пешерәм.

Гөлсирә Миргалимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су