Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Таш эләгеп, машина тәрәзәсе ватылса, нишләргә?

Пыяланы тулысынча алмаштырырга ашыкмагыз.

Юлда барганда машина тәрәзәсенә кечкенә генә таш тисә дә, пыяла чәрдәкләнергә мөмкин. Бу хәл теләсә кем белән булуы ихтимал. Тәрәзәдә таш эзе калган очракта нишләргә икәнен автомобильчеләр сайтында өйрәтәләр.

Тиз арада бу урынга скотч ябыштырып куеп торыгыз. Скотч пыялага пычрак ябышудан саклый. Әгәр ярыкларга тузан кунса, аны чистарту катлаулы булачак. Тәрәзә чистарткычларны кулланмагыз, пыяланы кул белән сөртергә була. Ярыклар буйлап сөртмәгез, аркылыга ышкыгыз.

Аннары тиз арада автосервиска барырга кирәк. Әгәр пыяланы тәҗрибәсез кеше ясаса, ярыклар киңәеп китәргә мөмкин, шуңа күрә ышанычлы урынга мөрәҗәгать итегез. Тәрәзәне төзәтә торган материаллары турында сораштырыгыз, барысын да аңларга тырышыгыз. Сыек пыяла белән төзәтмәү хәерле, ул начар дигән фикер бар.

Сыйфатлы итеп төзәтү өчен полимер материаллар файдаланалар. Борау белән бораулау тәкъдим итсәләр, куркып калмагыз, бу ярыкларны таратмас өчен кирәк.

Машина тәрәзәсенең барлык почмакларын тикшереп чыгыгыз, таш башка урыннарга да тимәгәнме? Әгәр тиз арада чаралар күрелмәсә, пыяланы тулысынча алмаштырырга кирәк булуы ихтимал.

Ремонттан соң тәрәзә пыяласын җылытмый торыгыз. Югары басымлы шланглар белән юдырмау хәерле.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт