Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тазартмый торган тирамису торты

Камыр өчен кирәк: 50 мл сөт, 50 гр солы ярмасы (блендер белән ваклыйбыз), 1 йомырка, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, әз генә ванилин.

Бөтен ингредиентларны болгабыз да, коры табада ике яклап кыздырып алабыз. Сезнең 1 олы коймак барлыкка киләчәк. Шуны, суынгач, 4 кисәккә бүләсез.

Крем өчен кирәк: йомшак эремчек (Данон мисалга), шикәрне алыштыргыч (сах.зам), әз генә ванилин һәм бер чәй кашыгы каһвәне кайнар суда эретәсез. 

Тортны җыясыз. Камыр, аның өстенә крем, тагын крем. Өстенә какао сипсәгез була. 

Ашыйсыз һәм тазармыйсыз! Ашларыгыз тзмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт