Белгечләрдән берничә файдалы киңәш.
Телефон зарядкасын 100 процентка тутырырга кирәкми. 80 яки 90 процент та җитә, ди белгечләр. Икенче хата – бүтән марка телефонның зарядкасын куллану. Бу аккумуляторның тизрәк эштән чыгуына китерә. Моннан тыш, кыска ялганыш куркынычы яный. Әгәр зарядка тиз бетә башласа, кулланмаган берәр программа ачык калмаганмы, шуны карагыз. Экран яктылыгын киметеп тә телефон эшчәнлеге вакытын озайтып була.
Нет комментариев