Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Терекөмешле градусник ватылса...

Бүген хәтта башлангыч сыйныф укучылары да терекөмешнең нәрсә икәнлеген һәм аның ни өчен куркыныч булуын белә. Тик күпләр ватылган градусниктан терекөмешне ничек дөрес итеп җыярга кирәклеген күз алдына да китерми. Әгәр дә сезнең белән шундый көтелмәгән хәл килеп чыкса, нәрсә эшләргә кирәк соң?

Мондый очракка юлыкканнарның төп хатасы – терекөмешне чүпрәк белән сөртеп алу. Чөнки шуның белән алар парлану өслеген тагын да арттыралар. Ә аннары тагын да начаррагы – аны полиэтилен капчыкка җыеп, чүп савытына ташлыйлар. 

Иң дөресе:

1.    Шунда ук кешеләрне бинадан чыгарырга, җилләтү өчен тәрәзә яки форточкаларны ачарга;

2.    Агып чыккан терекөмешне пумала һәм резина грушкасы белән тизрәк җыярга;

Эре шарларны рәсем пумаласы белән, вак-төякләрен резина груша, ә калган тамчыларны лейкопластырь белән җыярга кирәк.

3.    Җыелган бөтен терекөмешне салкын су салынган банккага салыгыз да капкач белән каплагыз. Ә банкадагы су терекөмеш парланып, юкка чыкмас өчен кирәк. Савытны исә салкынча, куркынычсыз урынга куярга кирәк.

4.    Терекөмеш сибелгән урынны юеш газета белән сөртеп алыгыз, аннары 3

5 тапкыр марганцовка эретмәсе белән яки сабын-содалы эретмә белән эшкәртегез.

Терекөмеш – кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә буыннарга тискәре йогынты ясый торган югары агулы матдә. Аның кечкенә генә дозасы да агулануга китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә тиешле таләпне үтәп, тиз һәм оператив эш итү мөһим.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, һәр төбәктә дә, терекөмешне махсус тапшыру урыннары бар. Бу куркынычсызлык таләпләрен үтәү максатыннан оештырылган урыннар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт