Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тәмле, сыйлы да салат

Сезнең игътибарга тиз дә, уңайлы да, ә иң мөһим,е искиткеч тәмле дә булган салат рецепты тәкъдим итәбез. Салат катлы-катлы итеп ясала.

1 кат – ысланган тавык ите.
2 кат – күп итеп суганны ярымбоҗра ите турыйбыз да, майлы табада кыздырып алабыз. 
3 кат – кореяча итеп ясалган кишер. Кибеттән алганы да ярый, үзегез ясаганы да. 
4 кат – йомырка. Зур булмаган уртача тәлинкәгә 4-5 йомырка кирәк. 
5 кат – караҗимеш. Вак кына итеп, озынчалап кисәргә кирәк. 

Рәтләр арасына майонез сылый барсагыз була. Моннан тыш, караҗимеш салгач, матурлык өчен 1 йомырканың сарысы белән бизәп куйсагыз да була. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт