Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Торба тыгылса...

Торба тыгылса, кер порошогы ярдәм итәргә мөмкин. Бөке бик нык булмаса, кер порошогы һичшиксез булыша.

Раковина тишегенә чама белән 4-5 аш кашыгы  кер порошогы салыгыз. Шуңа бераз кап-кайнар су агызыгыз да төнгә калдырыгыз, ди сантехник Ильяс Сафин.  Торбаларны шулай ук тоз, сода һәм аш серкәсен катнашмасы белән дә чистартырга була. Тик кайчакта боларның барысы да берьюлы кул астында булмый.
Сантехник сода, тоз, аш серкәсе ярдәмендә чистарту өчен өч ысул тәкъдим итә.
- Торбага ярты чокыр сода, ярты чокыр тоз салырга һәм 10 сәгатькә калдырырга.
- Ярты чокыр сода, ярты чокыр аш серкәсе салып, торбаны бөке белән капларга һәм 2 сәгатькә калдырып торырга.
- Бер өч стакан кайнар суга бер стакан сода салырга һәм торбага  агызырга. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт