Тозлы кәбестә файдалы
Киңәш-табыш

Тозлы кәбестә файдалы

Ул иммунитетны ныгытуда ярдәм итә

Әчү вакытында барлыкка килгән бактерияләр аркасында, кәбестә эчәк микрофлорасын сакларга ярдәм итә, ашказанны яхшырта. Шулай ук кәбестә клетчаткага бай, ул да  уңай йогынты ясый. Кәбестәдә витамин С, В һәм К витаминнары, калий, магний һәм тимер бар.  Бу хакта медицина фәннәре докторы Андрей Тяжельников сөйләде.

Доктор әйтүенчә, тозлы кәбестәне көндәлек рационына кертү кирәкми, атнага 2-3 тапкыр 150 грамм куллану җитә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев