Тылсымлы эликсир
Борынгылар алма серкәсен төрле авырулардан тылсымлы дәва дип йөрткәннәр.
Чыннан да, күп еллар үзем файдаланганлыктан, бу фикер белән килешәм. Аның файдалы яклары шундый күп, яраткан газетам укучыларына да җиткерергә булдым бу хакта. Язманы ахыргача укып чыккач, алма серкәсенең өегездә лаеклы урын алырга тиешлегенә ышанырсыз. Быел җитмәсә, бакчаларда алма да каерылып уңды. Сүз, әлбәттә, төрле химик ашламалар кулланмыйча, үз бакчалаыбызда үстерелгән алмадан ясалган серкә турында бара. Кибетләрдәге серкә гадәттә алманың тураганнан соң калган үзәгеннән, кабыкларыннан ясала диләр.
Өй шартларында серкә менә болай ясала:
Нык өлгергән, җиргә коелган алмаларны алырга кирәк. Аннары яхшылап юып, ваклап турарга. Эмальле, киң төпле кәстрүлгә салып, бер кг баллы алмага – 50 гр, әче алмага 100 гр исәбеннән кайнар су (65-70 градустан да кайнар булмасын) коярга. Су алма өстеннән 3-4 см югарырак булырга тиеш. Кәстрүлне җылы (кояшлы түгел) урынга куясы. Алма өсте кипмәсен өчен болгатып торырга кирәк. Ике атна узганнан соң алма сыекчасын 2-3 катлы марля аша сөзеп аласы да 3 литрлы банкаларга тутырып, әчетергә куясы. Банкаларны 5-7 см тутырып бетермәскә. Шушы хәлдә аларны тагын ике атна тотасы. Аннары, селкетмичә генә шешәләргә саласы. Аларны да ахыргача тутырмаска, чөнки ул әле акырын гына эшләп бетерә. Банка төбендә утырган массаны да тыгыз тукымага салып, сыгарга кирәк. Әзер алма серкәсен яхшылап бөкеләп, 4 градустан 20гә кадәр температурада, караңгы урында сакларга кирәк.
Алма серкәсен ничек файдаланырга?
- Кулинаиядә аны салатларга салалар, күп төрле соуслада, яшелчә консервлаганда кулланалар.
- Ябыгырга кирәк булганда иртәнге һәм төшке аштан соң, шулай ук йоклар алдыннан бер стакан җылымса суга 2 чәй кашыгы серкә болгатып эчәләр.
- Иртән организмга яшәү көче өстәр өчен ач карынга 1 аш кашыгы алма серкәсе һәм 1 чәй кашыгы бал салынган җылы су эчеп куялар. Шунысын да әйтергә кирәк, гастрит яки ашказаны согының кислоталылыгы югары булса, алма серкәсен саграк эчәргә, ә куллана башлаганчы табиб белән киңәшеп алсаң яхшы.
- Аяклар нык талганда, авыртып торганда аяк йөзеннән тезгә таба алма серкәсе белән ышкып, җылы тукыма белән урап ятсан, иртәнгә ару-авыртуның эзе дә калмый.
- Чәч әйбәт үссен һәм ялтырап торсын өчен чәчне юып бетергәч, 3 стакан җылы суга 1/3 ст серкә салып чайкарга кинәш ителә. Болай чайкау арыган, төссезләнгән чәчләрне терелтә, ялтырата, кавыктан да коткара.
- Салкын тигәндә температураны төшерү өчен тәнне серкәле су белән ышкысаң файдасы тия. Ангина, грипп булганда, ютәл төшсә җылы суга серкә салып, тамакны чайкарга була.
- Пешкән очракта су кушылмаган, ягъни болгатылмаган алма серкәсенә чүпрәк манчып, пешкән урынга ябарга. Шулай эшләгәндә авыртуны баса, пешкән урында бернинди җөй дә калмый.
- Буыннар авыртканда төнгә бал, шикәр тузаны (пудра), арыш оны кушып камыр басарга, бал агып чыкмасын өчен марляга төрергә, аны авырткан буынга бәйләп компресс кәгазе белән урап, җылы тукыма белән төрергә. Иртән камырны алып, авырткан җирне алма серкәсе белән уарга.
Җыеп әйткәндә, алма серкәсе файдалы микроэлементлардан тупланган коктейль. Галимнәр алма серкәсендә 30дан артык мөһим витаминнар, йөрәкне саклаучы пиктиннар, энзимнар булуын исәпләгәннәр һәм алма серкәсе – витаминнар капчыгы, алардан башка безнең организм тулы куәтенә эшли алмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
«Шәһри Чаллы»ны укучылардан белдем, файдалы киңәшләрне бик яраталар. Газетаны күбрәк компьютерны белми торган өлкән яшьтәгеләр аладыр дим. Хәер, компьютер актарып торганчы, файдалы киңәшне гәҗиттән кисеп аласың да, ашъяулык астына кыстырып куясың. (Әлеге язма 2007 елда чыккан «1000 советов» дигән газетадан алынды.) Үзем шулай итәм. Алма серкәсен еш кулланам, ел саен ясап дусларыма таратам. Хөрмәт белән һәм иҗади унышлар теләп – Заһидә Нәбиуллина.
Әлеге ысулларны кулланганчы табиб белән киңәшләшү мөһим. Зыяны булырга мөмкин.
Фото: уксус / фото ru.freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев