Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ураза тоткан вакытта баш авырту, күңел болгану, туңу – нинди авырулар билгесе?

Игътибарыгызга табиб-терапевт, нутрициолог җавабын тәкъдим итәбез.

Баш авырту һәм туңу организмда кисәк шикәр күләме кимүне аңлатырга мөмкин. Бу аеруча да капкалап алырга яратучыларда күзәтелә. Шуңа күрә дә шикәр диабеты белән авыручыларга ураза тотарга киңәш ителми. 

Күңел болганса, үт куыгында үт тоткарланган дигән сүз. Бу очракта ашар алдыннан җылы минераль су эчәргә кирәк. Ризык та клетчаткага бай булырга тиеш. 1 аш кашыгы зәйтүн мае, ак май, сыр, чикләвек кабып куярга да кирәк. Болар көн дәвамында җыелган үтне чыгара, “застой” булдырмый. 

Бик каты баш авыртса, сорбентлар кулланырга киңәш ителә (ураза тотмаганда). Алар организмны чистартырга ярдәм итә. 

Туңу – организмда тимер җитмәү, яки дөрес тукланмау билгесе. Гадәттә рационында май, аксым аз булган кеше туңа.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай