Хуҗабикәләр өчен: гөмбә маринадлыйбыз
Киңәш-табыш

Хуҗабикәләр өчен: гөмбә маринадлыйбыз

Бик тәмле була, аннары гел шушы рецепт белән генә эшли башлаячаксыз.

Чистартылган гөмбәләргә су салып пешерергә куялар, су кайнап чыгу белән тоз салалар. 30-40 минут чамасы пешергәннән соң суын түгеп салкын су белән чайкаталар һәм саркыталар.

Маринад өчен: 1 литр суга 8 аш калагы уксус (9℅), 2 аш калагы өеп шикәр комы, 1 аш калагы өеп тоз, 1 лавр яфрагы, 4 данә исле борыч , 4 данә кара борыч, 3 данә канәфер (артыгы кирәкми) салалар.

Маринад кайнап чыгуга гөмбәләрне салалар, 15 минутлап кайнаталар һәм стерилизацияләнгән банкаларга тутыралар. Болай эшләгәндә бик тәмле була.
 


Нет комментариев