Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Язгы кояш сәламәтлек өчен куркыныч

Табиблар кояштан сакланырга киңәш итә.

Тән тиресен саклау  теләсә кайсы ел фасылында һәрвакыт актуаль булып кала. Җәйге эсседә дә, язын да  кояш нурлары аңа зыян китерергә мөмкин.

Күпләр язын кояштан курыкмый. Киресенчә, беренче нурларына йөзләрен күрсәтергә,  җылылык белән хозурланырга ашыга.  Әмма табиблар кояштан сакланырга киңәш итә. «Яз көннәрендә дә,  җәй айларындагы кебек кояштан сакланырга кирәк. Кояш нурлары  картаюга да сәбәп була.  Сакланып йөрмәсәң җыерчыклар, сипкелләр, пигментация барлыкка килә, гиалурон кислотасы эшләп чыгару кими, ә ул үз чиратында коллаген синтезын киметүгә китерә.

Кояштан саклану чараларыннан без елның җылы вакытында гына түгел, ел әйләнәсенә файдаланырга тиеш. Тирене ультрашәмәхә нурлардан тулысынча сакларга кирәк. Бу матурлык, яшьлек һәм тиренең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк. Махсус кремнарны өйдән чыгарга 30-40 минут калгач сөртергә кирәк. Кояштан саклаучы крем, әгәр сез ялда икән бөтен тәнгә сөртелә,  шәһәр дә  яз-җәй айларында  биткә, муенга, кулларга крем сөртегез», – ди 4нче шифаханә табибы Людмила Ваструкова. 

Яз көне куллар турында да онытырга ярамый, аларны еш кына картаю билгесен күрсәтә диләр.  Өйдән чыкканчы кулларга да кояштан саклаучы кремнар сөртегез.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек кояштан сакланыгыз