Юкә чәчәге җыегыз!
Озакламый тирә-якка хуш ис таратып, юкә чәчәк атачак. Аның чәчәкләренең файдасы нидә? Аларны ничек кулланырга һәм сакларга?
Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.
Юкә чәчәге препаратлары салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып тирләткеч җыелма ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы эч йомшарткыч дару итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар.
Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан эчәләр (төнгә каршы файдалырак). Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр.
Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Чәчәкләрне кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен һәм шифалы үзәген югалта.
Халык юкә чәен яратып кабул итә. Чәй нервларны тынычландыра, югары кан басымыннан интегүчеләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта, юкә чәчкәсеннән ясалган чәй кан тамырларын киңәйтә һәм чистарта. Йөрәк авыруыннан интегүчеләргә дә аның файдасы күп.
Нервларны тынычландыру өчен юкә чәчкәсеннән ванна керү дә нәтиҗәле. Моның өчен йоклар алдыннан бер үк күләмдә тукранбаш (клевер) һәм юкә чәчкәсен алалар. Ваннада балаларны коендыру да файдалы.
Юкә чәчкәсе төнәтмәсен косметологиядә дә киң кулланалар. Тән тиресе артык коры булганда, төрле тән авыруларыннан төнәтмә ясап, юыналар. Шулай ук тән тиресе пешкәндә дә юкә чәчәге ярдәм итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев