Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Киңәш-табыш

Зыянсыз майонезны өйдә әзерләү

Балалар өчен йомырканы пешереп салыгыз

Чаллының 5нче хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдиире, табиб-диетолог Лиана Мансур кызы Хәлимова майонезны өйдә әзерләргә киңәш итә 

Кирәкле ризыклар: 
8 бүдәнә (перепелка) йомыркасы, ярты чәй калагы дижон горчицасы, 250 мл рафинадланмаган  зәйтүн мае, 1 аш кашыгы шәраб серкәсе, 1 аш кашыгы лимон согы, бераз тоз.
Эш барышы:
Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Сарыларны горчица һәм серкәнең яртысын блендер белән болгатабыз. Болгатудан туктатмый зәйтүн мае, серкәнең калган өлешен өстибез. Куерганчы болгатабыз.  Майонез әзер, суыткычта ике тәүлек сакларга була. 


Балалар өчен майонез
Кирәкле ризыклар: 
200 г табигый йогурт, 1 чәй калагы лимон согы, 4 пешкән йомырка сарысы
Эш барышы:
Барлык ингридиентларны куерганчы блендер белән болгатырга. Мондый майонезны балаларга бер яшьтән бирергә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев