13 миллион сум акчасын чүпкә ташлаган
Әлеге хәл Мәскәүдә була.
48 яшьлек ир-ат кредитны каплар өчен акча җыйган. Аны ул өйдә пакетта саклаган.
10 март көнне ир-ат өен җыештырган вакытта ялгыш кына башка чүп пакетлары белән акча пакетын да ташлый. Өч сәгать узгач акчаларын ташлаганын аңлап, чүп контейнеры янына йөгереп чыга. Ләкин анда бернинди пакет та тапмый.
Ир-ат полициягә гариза язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев