Айдар Галимовны кызы елаткан
Үзе хәбәр итте.
Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимовның кызы, җырларга яратучы Айгизә социаль челтәрендә видео урнаштырган.
Алар барсы бергә Айдар Галимов туып-үскән нигезгә, әбиләре истәлегенә Коръән ашына җыелып, матур мәҗлес уздырганнар. Кадрда дустанә, җылы мөнәсәбәт, гаилә фотолары, әбисенең гөлләре, бабасының гармун уйнавы... «Балачагым мәңге йөрәгемдә», – дип язган Айгизә.
Бу видео нечкә күңелле, тыйнак җырчы Айдар Галимовны елаткан. «Тагын елаттың инде, кызым», – дигән ул аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев