Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

«Айфара» солисты Алмаз Шәрифуллин: «Белми дә калдык!»

«Айфара» төркеме артистлары котлаулар кабул итә.

«Айфара» төркеме артистлары Рәшит Максутов, Фәнис Мортазин, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Алмаз Шәрифуллин Татарстанның атказанган артистлары исеменә лаек булдылар. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Безнең газета хәбәрчесе Алмаз Шәрифуллин белән элемтәгә чыгып, хис-кичерешләрен белән кызыксынды.

– Дөресен генә әйткәндә бу исемне безгә биргәнне белми дә калдык. Аны алыр өчен кайдадыр барып та йөрмәдек, сорамадык та, – дип кына җаваплады ул. 

Моңа кадәр биргән зур әңгәмәсендә Алмаз Шәрифуллин: 

– Миңа бу (атказанган – автор иск.) исемне бирсәләр дә алмыйм! Качып йөрим. Нәрсәгә ул?! Дөресен әйткәндә, бу исемне алу оят та булыр иде. Бу мактаулы исемне лаеклы рәвештә алмаган кешеләр арасында булу да оят! Исемләп әйтмим. Андыйлар бар. Безгә болай да әйбәт, – дип ачылып әйткән иде. Тулы интервьюны моннан укый аласыз. 

Сүз уңаенда, «Айфара» төркеме татар эстрадасы сәхнәсендә инде 30 елдан артык хезмәт куя. Күптән түгел аларның Казанда һәм Татарстанның зур шәһәрләрендә соло концертлары да булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Яңалыклар тасмасы

Алабуга юлында авария: машина йөртүченең аягы өзелде - ФОТОЛАР

Алабуга юлында авария: машина йөртүченең аягы өзелде - ФОТОЛАР

Койма машинаны урталай «кисә».

М-7 трассасының Алабуга районы тирәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Kia Sorento автомобиле (Калуга өлкәсендә теркәлгән) зур тизлек белән юл читендәге коймага килеп бәрелде. Машина танымаслык. 

Инспекторлар әйтүенчә, 40 яшьлек шофер метеорологик шартларны исәпкә алмый, куркынычсыз тизлек режимын сайламый. Нәтиҗәдә машина белән идарәне югалта. Фотолардан күренгәнчә, койма автомобильне урталай «кисә». Шоферның аягы өзелә. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. 

 

 

Фотолар ТР Дәүләт Автоиснпекциясеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Перейти на страницу новости