Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Айгиз Әхмәтов энекәшен СВО зонасына озатты

Бу хакта үзе хәбәр итте.

Җырчы, композитор Айгиз Әхмәтов 29 январьда энекәшен махсус хәрби операциягә озатты.
«Булатка 21 яшь, ул армия хезмәтеннән күптән түгел генә кайтты, менә яңадан озатабыз. Аның бертуган энесе Айдар да үзе теләп Россиянең хәрби көчләре белән контракт төзегән иде, әмма, кызганыч, исән-сау кайту насыйп булмады – апрель аенда алып кайттылар, күмдек. Булат абыйсын күмәргә дә кайта алмады. Ул балаларның әти-әнисе юк, әбиләре тәрбияләде. Алар минем двоюродный апамның уллары. Шундый ватанпәрвәр, эш сөючән егетләр. Булат кына исән-имин әйләнеп кайтсын.
Энем Айдар вафат булган чакта шагыйрь, волонтер Рүзәл Миһаҗев махсус операциядә вафат булган дустына багышланган җыр сүзләре җибәргән иде, шундый вакытка туры килде, көй үзеннән-үзе язылды. Хәзер ул җыр бөтен музыкаль мәйданнарда бар. СВО темасы миңа бик якын, егетләргә акча җыю өчен оештырылган хәйрия концертларын да калдырмыйм», – дип хисләре белән уртаклашты ул.
Бүгенге көндә Айгиз өчен иҗат хобби гына булып тора, төп эше – җиһазлар җитештерү.
«Кухня, шкаф-купелар ясыйбыз. Җыр белән генә яшәп булмый. Мин җиһаз ясау белән күптәннән шөгыльләнәм. Чаллы театрында эшләгән чакта чыгып киттем. Грузчик булып урнаштым. И-и-и, коллегалар көлде инде: «Үзеңнең статусыңны бетереп, грузчик булып йөрисең», – дип. «Ярар, егетләр, «смеется тот, кто смеется последним». Үземнең салонны булдырмыйча тынычланмыйм», – дидем. Шулай әкренләп җиһазлар ясап сата башладым», – дип сөйләде Айгиз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры СВО Айгиз