Әлфинә Әзһәмова: «Шушы сүзләрдән дә яхшырагын тапмадым»
Популяр җырчы яңа җыры турында сөйләде.
Шәһәрдәшебез Әлфинә Әзһәмованың яңа, «Ул мине онытмаган» дип аталган җыры чыкты. Дөресрәге, тамашачыларга аның сүзләре бик яхшы таныш. «Онытмаган» хиты беренче тапкыр 2005нче елда яңгырады. Ә бу юлы шул ук сүзләргә яңа көйне җырчының улы Ильмир язган, аранжировканы Гадел Хәмзин ясаган.
- Улым репертуарымны яңартырга булды. Чөнки мине чакырган күп кенә чараларда тамашачы яшь, биергә ярата, хәтта дискотекаларда да катнашам. Ильмир шуларга туры килгән тиз ритмлы көй язып биргәч, бик күп уйладым, шигырьләр сайладым. Тик Гөлсәрвәр язган шушы сүзләрдән дә яхшырагын тапмадым. Алар миңа бик ошый, иҗатым күтәрелеп киткән шул чорларны хәтерләтә. Шулай итеп бу җырның хәзер ике варианты бар, кемгә ниндие ошый, шуны тыңлый. Миңа да уңайлырак – туйларда аны икешәр тапкыр җырларга сорыйлар, беренчесендә элеккесен башкарырмын, соңыннан, барысы да биергә чыккач - яңасын, - дип уртаклашты Әлфинә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев