Әлфинә Әзһәмованың өченче оныгы туды
Кызмы? Малаймы?
Чаллыда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Әлфинә Әзһәмованың сөенече бар. Шушы көннәрдә ул роддомнан өченче оныгын каршы алды. Әлфинә ханымны әлеге бәхетле вакыйга белән тәбрик иттек, хәлен белештек.
"Шушы көннәрдә олы улым Эрикның икенче улы туды. Инде өйгә алып кайттылар сабыйны. Ролан дип исем куштык. (Олысы Эмиль.) Өченче оныгым ул минем. Өчесе дә малай. Кечкенә улым Илмирныкы да малай бит,"- дип шатлыгы белән уртаклашты бәхетле дәү әни.
Әлфинә Әзһәмова үзе дә ике малай әнисе. Олы улы Эрик Чаллыда яши, эшмәкәр. Кечкенә улы Илмир - танылган аранжировщик, саунд- продюсер, гаиләсе белән Казанда яши.
Кызы булган малай, малайлы кыз көтә, гадәттә. Сезнең дә кыз сөясе килмиме, дип сорамый булдыра алмадым. "Кем белә, бәлки кыз да сөяр көннәр булыр,"- дип серле генә җавап бирде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев