Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Артистлар «Война и мир» спектаклен карады

4 сәгать 45 минтулык спектакль бер сулышта үтте.

Бу көннәрдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театрында Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры гастрольләре дәвам итә.

Кичә «Нәүрүз» төрки халыкларының театр фестивале кысаларында Лев Толстойның данлыклы әсәре буенча «Война и мир» спектакле күрсәтелде. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары аны Казанга барып карады. «Спектакльне Р.Туминас сәхнәгә куйган. «Война и мир» ике тәнәфес белән 4 сәгать 45 минут барды. Бу вакыт сизелмичә дә үтте. Спектакль бик шәп булды! Афәрин, режиссерга һәм артистларга. Спектакльне карагач, данлыкны романны тагын бер кат укып, андагы вакыйгаларны геройлар белән бергә кичерәсе килде», – ди Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова.

Фотолар Энҗе Шиһаповадан алынды/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр