Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина бәбиләрен кайда табачакларын әйттеләр

Иҗади пар күпмедер вакыт Гарәп Әмирлекләрендә яшәп алган иде.

Танылган саксофончы, музыкант Артур Mаузер һәм җырчы Лия Шәмсина тиздән әти-әни булачагы хакында хәбәр иткән иде. Иҗади парны әлеге сөенечләре белән котлап, телефон аша элемтәгә кердек.

“Лиянең бәби көтүен ел башында белдек. Билгеле инде икебез дә бик сөендек”, - дип сүзен башлады Артур. 

“Мондый җаваплы адымга төптән уйламыйча гына барып булмый. Рухи яктан да, матди яктан да әзер булырга кирәк. Белгәнегезчә, 2020 елда гаилә корып җибәргәч тә без Гарәп Әмирлекләрендә яшәп алдык. 2021 елда туган якларыбызга кайтып үз эшебезне башларга карар кылдык, яңа кафе ачып җибәрдек. Шөкер, хәзер инде бар да җайга салынды, тотрыкланды, төпле нигезебез булды. Әти-әни булырга да тулысынча әзербез”, - диде шәһәрдәшебез.

Яшь парлардан бәбине кайда табарга теләүләре хакында да кызыксындык.

“Аллаһ насыйп истә сабыебыз Казанда дөньяга килер дип ният итәбез. Без Татарстаныбызны бик яратыбыз, читкә китәсе килми”, - диде яшьләр.

Сабыйларының нинди җенестән булуын һәм нинди исем сайлауларын шәһәрдәшләребез әлегә сер итеп калдырды. Хәер, монысы мөһим дә түгел. Иң зур теләк - балалары үз бәхете белән, сау-сәламәт булып тусын. 

фото: видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес