Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дамирә Мадиярова песие турында: "Үзем ашамасам ашамыйм, тик "улымны" кызыл балык белән сыйламыйча калмыйм!"

Песиләрне кем генә яратмый икән?! Кәефсез чакта, яныңа килеп, койрыгын болгап, сырпаланса, бөтен борчуларың онытыла да куя. Әйтерсең, дөньяны ямьләү өчен шул песи генә кирәк. Дамирә Мадиярова өчен дә мәчесе яшәү мәгънәсенә әйләнгән.

Бүгенге көндә ул тормышын Эдвин Марчел кушаматлы дустыннан башка күз алдына да китерми. Бала караган кебек тәрбияли ул аны: кеше күрмәгән хөрмәтләрне күрсәтә, бөтен мәхәббәтен, назын аңа бирә.

– Песиләр күргәзмәсендә күреп, бу токымга гашыйк булдым да Маргарита һәм Михаил Богак дигән кешеләрдән сатып алдым мин аны. Эдвин песиләр арасында уздырыла торган дөнья чемпионатында җиңүчеләрнең баласы, – ди Дамирә Мадиярова.

Мейн-кун токымыннан булган песигә быел алты яшь тулды. Ул 12 кг авырлыкта. Аның зурлыгына исең китәрлек. Шулай булса да, ул рәхәтләнеп уйный, фатир буенча йөгерә, хәтта 1,5 метр биеклеккә кадәр сикерә дә ала. Көннең 16 сәгатен исә мәче йоклап үткәрә.

– Шкаф эченә кереп йокларга ярата ул, анда аның махсус үз киштәсе бар. Минем белән диванда да йоклый, яратам бит «улымны» (Хуҗабикә аны яратап шулай ди – авт.) Ул кеше кебек хырлый да әле, – ди песие турында хуҗабикә.

Эдвин Марчелның йоны куе, калын. Ялтырап торсын өчен, хуҗасы аны махсус шампунь белән юа, көн саен тарый. Җәй көне эсседән котылу өчен песи ваннадагы раковина эченә менеп ята икән. Әйтергә кирәк, гаилә әгъзалары аңа комачауламый, раковинадан башка да юыну әмәлен табалар.

Иң мөһиме: песи канәгать һәм сәламәт булсын. Алар «Айболит» ветеринар шифаханәсендәге табиб янына даими йөриләр.  

– График буенча бөтен прививкаларны ясатам, авыруларга каршы барлык чараларны да күрәбез. Беркөнне авызы авыртты, ашый алмады, нәрсәдер чыккан иде, 7 мең сумлык анализлар гына бирдек. Ике ел элек тешен дәваладым, бу миңа 12 мең сумга төште. Авырмасын инде берүк, ул чирләсә, миңа бик авыр, чөнки аңа ничек ярдәм итәргә белмисең, ул «елый», үзен кая куярга белми, – ди хуҗабикә.

Дүрт аяклы дусты сәламәт булсын өчен хуҗасы аңа кыйбатлы, витаминнарга бай булган азык кына ашата. Тырнакларын да үзе кисә.

– «Улымның» сәламәтлеге өчен бернәрсә дә җәлләмим. Аның бөтен әйбере бар. Коры азык белән беррәттән атнага ике тапкыр кызыл диңгез балыгы да пешереп ашатам. Моңа өстәп тавык, ит пешерәм, – ди Дамирә Әмирҗан кызы. – Үзем ашамасам ашамыйм, тик аңа иң тәмле кисәкне бирәм, сөякләр, калдык-постык ашатмыйм. Ашка барсам да, итләрнең иң матур кисәкләрен генә алып кайтам.

Иртән ашыйсы килсә, Эдвин Марчел хуҗасын битеннән сыйпап уята икән, алай гына уянмаса, терсәгеннән тешләп ала мыраубикә.

Мәче атнага бер тапкыр урамга да чыга, тик анда да ул хуҗасы кулында гына утыра.

– Муенчак та алдым инде югыйсә, ләкин җиргә төшерергә куркам, чөнки пычрак, ә урман бете эләксә, песи бөтенләй үләргә мөмкин. Җәй көне бакчага да алып барганым юк, кунарга да гел өйгә кайтам. Гадәттә, ул балконга чыгып йөри, кышын да балкон ишеген ачып, һаваны җилләтеп алам, – ди Дамирә Мадиярова.

Әйе, бик кадерләп, иркәләп кенә тәрбияли аны Дамирә Әмирҗановна. Чит кешеләр килсә, кулларын юмыйча песие янына кертми дә, тоттырмый да. «Мин аны үлеп яратам. Сөйләшә белсә, өйдә булмаганда телефоннан көненә мең тапкыр сөйләшеп, ул сораган бөтен әйберне алып кайтып бирер идем», – ди шәһәрдәшебез.

Эдвин Марчелның туган көнендә Дамирә Мадиярова аңа иртүк торып тәмлүшкәләр ашаткан. «Бүләккә уенчык та алдым, рәхәтләнеп көне буе уйнадык. Кызганыч, песиләр өчен торт пешерүче генә юк, андый кеше булса, торт та ясатыр идем», – ди ул.  

Үз песиеннән тыш, шәһәрдәшебез урам мәчеләрен дә ашата икән. Үзе белән ул һәрвакыт песи азыгы йөртә. Урамда утырган песиләрне дә, этләрне дә читләтеп уза алмый, ашата. Ул шәһәрдәге хайваннарны яклаучы махсус төркемдә дә тора.

– Көне буе эштә булгач, әллә ни ярдәм итеп булмый, шуңа күрә атна саен шактый гына акча күчерәм. Алар кирәк-яракларга тоталар, – ди ул.
Дамирә Мадярова әнисе Гүзәл ханым белән яши. Ул да Эдвин Марчелны үз итә, ярата.

– Көне буе артымнан йөри, мин кая, ул шунда. Элек бабайга ияреп йөрсә, ул бакыйлыкка күчкәч, миңа тагылды, – ди Гүзәл ханым. – Песиебез бик ягымлы, тәртипле, тыныч холыклы. Дамирәне бик ярата инде, кич эштән кайтуын ишек төбендә көтеп тора, шундый сагына үзен.

– Миңа тормышта песидән дә кадерле нәрсә юк. Бернинди байлыкка да, киемгә дә, алтынга да алыштырмыйм мин аны. Песием янымда булганда, үземне дөньяда иң бәхетле кеше итеп хис итәм. Ул миңа яшәү яме, көч, дәрт бирә, – ди Дамирә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең кешеләр

2
X