Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдинов: «Көн саен 6 чакрым йөрим»

Җырчы хәле турында сөйләде.

Моңлы җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда сәламәтлеге какшау сәбәпле, сәхнәләргә чыга алмый башлады. Аңа 2005 елда «Бехтерев авыруы» диагнозы куелды. Хәзер күзләре дә бик начар күрә. Шуңа да карамастан җырчы тормыштан зарланмый, балаларының уңышларына сөенеп яши. 

Аллаһка шөкер, Динар әтисе юлыннан китте. Ул профессиональ җырчы. Бик игелекле бала. «Минем иң зур теләгем – әтиемне терелтү», – ди ул.

Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләрен белештек.

– Концертлар сагындыра инде, төшләргә керә. Әмма мин хәзер күбрәк өйдә. Көн саен тренажерда 6 чакрым йөрим. Тормышымнан зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, гаиләмә, балаларыма, якыннарыма сәламәтлек сорыйм, – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Дәниф ШАРАФУТДИНОВ