Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар тагын шаккатырмакчы була

Комедиядә уйный.

Иртәгә Казан консерваториясе Җәүдәт Фәйзинең легендар  «Башмагым» музыкаль комедиясен тамашачыларга тәкъдим итә. 

Комедиядә җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар да катнаша. «Бик дулкынланам. Мин Галимҗан ролендә. Аның җырларын җырлыйм», – диде ул безгә.

«Башмагым» спектакле – яңартылган куелыш. Казан консерваториясенең Опера студиясе әлеге әсәрне беренче тапкыр 2009 елда куйды. Казан консерваториясе куйган спектакль премьерасыннан соң инде 13 ел узды. Тамашачыларны яңа буын музыкантлары, артистлары белән очрашу көтә», – дип хәбәр итте Казан консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җәббарова.

Фото "Күңел" радиосыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәниф Шәрәфетдинов Динар шәрәфетдинов