Дания Нуруллина: «Кызганыч, кызым күрә алмады»
Артист тормышындагы яңалыклар турында сөйләде.
Казанга коллективыбыз белән сәяхәткә барган идек. Башкалада йөргәндә Г.Камал театрының Татарстан урамындагы бинасы янындагы тукталышта Россиянең атказанган, Татарстаның халык артисты Дания Нуруллинаны очраттым.
Ул – Г. Камал театрның моңсу, дәртле, җитди – кыскасы киң амплуалы артисты. Саҗидә («Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Мәрфуга («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Гөрпинәләр («Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин), Ирина («Баһадирлар», Н.Погодин), Сәлимә («Әни килде», Ш. Хөсәенов), Дилфүзә («Кичер мине, әнкәй», Р.Батулла), Гөлфинәләре («Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин), Мөлисә Бубый («Үлеп яратты», Р. Зәйдулла) рольләре шул хакта сөйли.
Күренекле артисттан хәлләрен сорашып алдым.
– Хәлләрем Аллаһка шөкер. Театрга эшкә барам. Автобус көтәм. Бүген ике тапкыр «Гөргөри кияүләре» спектакле була. 31нче ел уйныйбыз инде. Бу спектаклебезне тамашачылар ярата, җылы кабул итәләр. Шуңа күрә әлеге тамашада уйнавы да бик рәхәт.
– Яңа бинага ияләшәсезме?
– Иске бинага эшкә җәяү генә йөри идек. Яшьлегебез үткән бина сагындыра әлбәттә. Яңа бинага да ияләшбез, матур, заманча һәм затлы. Дөрес, ераграк инде. Борчылырга урын юк, автобуслар йөреп тора.
– Дания апа, 15 ел элек фаҗигале төстә һәлак булган кызыгыз истән чыкмыйдыр?
– Айсылуымны искә алмаган көнем юк. Бала хәсрәте – мәңге төзәлми торган тирән кайгы. Беләсез инде, 15 ел элек Айсылуым мотоциклга утырып, юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Аңа кадәр бер көн элек бертуган абыемны соңгы юлга озаткан идек. Кызым җомга көнне дус кызлары белән күрешергә сөйләшкән булган. Айсылуны озатып калдым. Ул иртәнге якта янәдән өйгә кайтып, киемнәрен алыштырды. «Кая барасың, кызым?» – дип сорадым, «Иртәгә кайтам», – диде. Аны мотоциклда көтеп торганнар икән. Иртәнге 8дә күршем шалтырата: «Ничек әйтергә дә белмим: Айсылу - юк, ул һәлакәткә тарды», – ди. Шул минутларда дөньямның кояшы сүнде. Балаңны җир куенына салудан да авыр хәл юк. Кызымны бик сагынам.
– Кайгылы вакытларыгыз «Үлеп яратты» спектаклен чыгарган вакытларга туры килде бит...
– Әйе. Миңа Мөхлисә Бубый ролен тәкъдим иткәннәр иде. Бредәнбер баламны югалткач рольне күрәсем дә килмәгән иде. Театр җитәкчелегенең ышанычы, оныгым миңа көч бирде. Кызымның 40ын үткәргәннән соң гына репетициягә чыктым. Мөхлисә Бубый – иҗатымда иң авыр рольләрнең берсе. Тарихи шәхеснең тормыш юлын җентекләп өйрәнеп, аның рухи ныклыгына сокландым. Мине ялгыш уйлардан Мөхлисә Бубый роле коткарып калгандыр да, мөгаен. Тамашачым да Мөлисәмне яратты.
– Оныгыгыз Айнур ни хәлдә? Сезнең белән яшиме?
– Аллаһка шөкер, Айнурым үсте. Өйләнде, хәзер оныгымның баласы бар. Кызганыч, боларны кызым күрә алмады. Оныкчыгым миңа шатлыклы мизгелләр бүләк итә. Бергә яшәмәсәк тә, Аллаһка шөкер, очрашып, күрешеп торабыз.
– Дания апа, сөбханаллаһ, сез бер дә үзгәрмисез. Сезгә авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итә?
– Мин тормыш биргән һәр нәрсәдән гыйбрәт алам. Яңа көнгә сөенеп яшим. Догалар укыйм. Тамашачыма, җитәкчеләргә, хезмәттәшләремә рәхмәт. Барыбызны да Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен. Тормышыбызда бәхетле мизгелләр күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев