Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина: «-40та урамга бәдрәфкә чабулар истән чыкмый»

Җырчы балачак хатирәләре белән уртаклашты.

- Кызык инде… Хәзер бөтен тишектән төрле психологлар, наставниклар, «тренер по личностному росту»лар, «выход из зоны комфорта» турында сөйлиләр. Имеш, бары тик комфорттан чыксаң гына тормышта үсеш була. 

Менә без балачакта... Әбиләрнең идән асты шундый җайсыз иде. Көз көне шунда газапланып, бәрәңгене кертәсең, аннары чүпләр өчен чыгарасың, чүпләгән бәрәңгенең бер өлешен  базга төшерәсең, бер өлеше утыртыла, бер өлеше малга кала. Никадәр хезмәт! Ә ул бәдрәфләр! Кыш көне анда барулары, -40та ничек йөргәнбез икән? 

Ә тәһарәт алу? Әле мин атна саен әбиләргә көянтә белән су ташый идем. Чишмәгә 3 тапкыр барып кайта идем.

Әле хәтерлим: йорт салабыз, кирпеч алып кайттылар. Әти иң элек бер җиргә өеп куярга кушты, аннары планнар үзгәрде дә икенче җиргә күчердек, аннары өченче... Ууу, сөйләсәң күп инде!

Вот ичмасам булган бу чын «выход из зоны комфорта». Причем көн саен. Бернинди тренинглар да кирәкми иде, табигый рәвештә чыныктык, үстек. Натурально!

Ә хәзерге тормышка килгәндә! Без бит идеаль шартларда яшибез! Тормыш шулкадәр рәхәт, хәтта ясалма рәвештә безгә «из зоны комфорта» чыгарга  туры килә… үсеш алыр өчен. 

Авылда бәрәңге чүпләгәндә шундый уйлар килде башка, – дигән Дилә Нигъмәтуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев