Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Динар Шәрәфетдинов тормышында зур вакыйга

«Мин аны күз алдына китерә дә алмадым», – ди ул.

3 июньдә җырчы Динар Шәрәфетдиновның иҗади тормышында сөенечле вакыйга булган. Опера җырчысы булырга хыялланган егет «Травиата»да җырлаган. 

«Мин тәүге тапкыр Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясадым. Бу вакыйганы академик вокалистлар зарыгып көтә. Мин шулай тиз буласын көтмәдем, танышлар, элемтәләр эзләргә кирәктер дип уйлый идем. Мәшһүр театр сәхнәсендә Д.Вердиның «Травиата» операсында Гастон партиясен җырладым. Аллаһка шөкер, укытучыларым, дусларымны сөендереп уңышлы гына башкарып чыктым. Мин бу көнне иң бәхетле кеше идем», – диде ул.

Динар Шәрәфетдинов киләсе елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. 

Фото видеодан скриншот
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Динар шәрәфетдинов Дәниф ШАРАФУТДИНОВ