Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльвин Грей артистларга мөрәҗәгать итә

«Мин гонорарымны хәрбиләргә җибәрәм», - ди ул.

Эльвин Грей артистларга һәм музыкантларга мөрәҗәгать белән чыкты.

- Сез халык, атказанган яисә яшь җырчымы - барыгызны да 30, 31 августта Уфада шәһәр көненә багышланган барлык чараларда хәйрия акциясендә  катнашкан кебек чыгыш ясарга чакырам. Мин гонорарымны махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәмгә җибәрәм. Хезмәттәшләрем дә миңа кушылсын иде, - ди ул.

Җырчы халыкны да бәйрәм чаралары уза торган мәйданнарга чакыра.  

"Килегез, Ватаныбызны саклаучы хәрбиләргә теләктәшлек белдерегез. Без бергә! Бергә булганда көчлебез!" - дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эльвин грей МАХСУС хәрби операция