Фирдүс Тямаев тамашачылары биргән бүләкләрне алып кайту өчен КАМАЗ чакырткан
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев тамашачылары биргән бүләкләрне алып кайту өчен КАМАЗ чакырткан

Популяр җырчы Мәскәүдә бер көнне ике концерт куйган.

ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев 10 декабрьдә Мәскәү каласында бер көнне ике концерт куйган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә. Видеода җырчы чәчәк бәйләмнәре белән тулы бүлмәдә, йомшак уенчыклар тотып, башкала тамашачысына рәхмәт әйтә. 

“Бу бүләкләрне алып кайтырга КАМАЗ заказать иттек. Мин сезне просто люблю», - дип шаярта җырчы.Видеодан аңлашылганча, Фирдүс Тямаевның быел инде бер генә концерт куясы калган. Ул 16 декабрьдә Самара каласында үтәчәк.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев