Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Флүрә Талипова: «Пятачокларда чыгыш ясыйсым килә»

Автор-башкаручы иҗаты һәм гаиләсе турында сөйләде.

Һәр чәршәмбе «Шәһри Чаллы» газетасының ВКонтакте төркемендә туры эфирда «Йолдызлы мизгел» тапшыруы бара. Аның чираттагы кунагы – шәһәрдәшебез, автор-башкаручы Флүрә Талипова белән әңгәмәнең иң кызыклы өлешен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

–Флүрә ханым, сез иҗатыгызга каян илһам аласыз?
–Тормышны, кешеләрне яратам, гомумән, яшәүдән ямь табам. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер көч һәрвакыт мине алга этәрә, чигенергә ирек бирми. Ничә яшькә җитсәм дә күңелемдә яшь чактагы илһам, дәрт яши. Картая белми торган кеше мин, үзлегемнән шундый – янып яшим. 
– Сез бер интервьюда «гомерем буе ат кебек җигелеп эшләдем» дидегез, күп төрле һөнәрләр үзләштергәнсез, машина да йөртәсез, шулай бит?
– Балачактагы хыялым иде ул минем. Кем буласың дип сораганда, шофер булам дия идем. Ул хыял, нишләптер, бик соң гына тормышка ашты. Бер елны машина алдым да рульгә утырдым һәм авариягә очрадым. Дөресен сөйлим инде. Шуннан соң машинага карата күңел халәтем үзгәрде дә куйды. Мин юлда бик уйланып йөрим бит. Ә руль артында бик игътибарлы булырга кирәк. Юлдагы киеренкелек миңа, иҗатыма комачаулый. Машина йорт янында тора, ә мин такси чакыртам. (көлә) Ниндидер курку калды бугай. Мин аны җиңә торган кеше анысы, тик минем башымда мең төрле уй, күп төрле хис.
– Халык яратамы концертларда гармун белән чыгышларны?
– Гармун белән уйнап җырлау – ул минем фишкам. Халык көтә, мин аны сизәм. Гадәттә мин залга төшеп, аралашып җырлыйм. Бу тамашачы белән араны якынайта. 
– Сезнең җырларыгыз башкаларныкына ошамаган. Аерылып торырга яратасызмы - лидер булырга?
– Мин лидер булып туганмындыр инде. Үскәндә әни моны канга салгандыр. «Тырышыгыз, эшләгез» дип өйрәтте ул. Лидер буласым килмәсә дә ул миндә бар. Аерылып торыйм әле дигән уй юк миндә, әмма ул үзеннән-үзе килеп чыга. 
– Гаиләгез турында сөйләгез әле.
– Аллага шөкер, ике малай үстердем, ике бөркетем бар, хәзер инде зурлар. Мин бик бәхетле. Үстергәндә күп авырлыклар күрдем, ә хәзер алар миңа терәк. Бер-беребезгә ярдәм итәбез, серләребез дә юк, авырлыкларны бергәләп тартабыз. Аларның кадер-хөрмәтен күреп яшим, Аллага шөкер. Балаларың белән мактану бик матур түгелдер бәлки, шулай да сизәм, акыллы, булдыклылар, яхшы кеше булып үстеләр. 
– Иҗаттан тыш күңелне ял иттерә торган шөгылегез бармы?
– Мин концертлар оештырам. Продюссер буларак эшлим. Аннары язарга яратам. Хыялым бар – үзем турында китап чыгарырга, шигырьләрем дә, җырларым да кергән. Бераз материаль кыенлыкларны җиңсәм, вакыт тапсам иде, дип йөрим.
– Казанга китү теләге булмадымы?
– Казанга барсам яңадан юл ярырга кирәк. Аннан да курыкмыйм, мөмкинлегем дә бар. Анда фатир алып куелган, барып яшәсәм дә була, малайлар да әйтә. Тик нишләптер, яшәгән җиргә ияләшенгән. Монда дәүләт эшендә эшлим дә бит әле. Барысын да яңадан башласам, тагын киеренкелек булачак. Шулай да киләчәктә бәлки шулай итәрмен. Иртәгегә планнар үзгәрергә дә мөмкин бит, үземә киртә куймадым. Бүгенге көндә Казанда концертларымны да оештырам, телевидениедә, радиода чыгыш ясыйм, анда миңа каршылык юк.
– Дуслар күп булырга тиешме?
– Тормышта ныклы ике-өч кешең булу җитә. Киңәш бирүче берәү булса, икенчесе – иҗатташ. Дусларың күп булу мәҗбүри түгел.
– Дустыгыз хакына иҗаттан баш тартыр идегезме?
– Икесен бер дәрәҗә калдырыр идем, иҗат минем өчен икенче планда була алмый. Җаен табар идем.
– Журналистлар белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
– Аллага шөкер, «Күңел» радиосында җырларымны таныттылар, «Шәһри Чаллы»да минем турыда язмалар дөнья күрде. Пятачокларда чыгыш ясыйсым килә. Мин журналистларга бик рәхмәтле, дус булып яшибез. Әңгәмәбез ахырында тамашачыларга шуны әйтәсем килә – күңел күтәренкелеге белән яшәгез, авырлыклар очраса, сынмагыз-сыгылмагыз, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, бирә ул җаен, мин шулай эшләдем. Зур максатлар куеп, хыялларыгызга ирешегез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев