Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гамил Әсхәдулла: “Судка барып җиткән очраклар бар”

Гамил Әсхәдулла иҗат группасын борчыган хәл турында сөйләде.

"Мунча ташы" татар сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Гамил Әсхәдулла “Йолдызлы мизгел” тапшыруына кунакка килде. Ул иҗат группасын борчыган хәл турында сөйләде.

– Кешегә аптырыйм мин. Кайбер кешеләр, блогерлармы инде ул, махсус әзерләнеп килә - зарядкалар белән “коралланып” килә. Безнең тамашаны төшереп, урлап утыра. Мин аңлыйм, җыр булса аны берничә тапкыр карап була, ә тамашаны алай түгел. 1нче, 2нче рәттә үк кечкенә генә телефоннарына чекрәеп карап утыралар. Аның тамашаны карамавы, ягъни акча эшләү өчен төшергәне күренеп тора. Судка барып җиткән очраклар да бар. Гафу үтенделәр. Кеше әле карамаган программаны интернетка куялар бит! Бу закон буенча тыела, зур штрафлар салына. Тамашачының бит рәхәтләнеп залда карыйсы килә. Шунысы да бар, бу безгә генә хас күренеш түгел. Мин Евгений Петросян белән таныш, аның концертына барган идем, бу хакта сөйләшеп алдык. Тамаша барганда ук туктатам, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев