Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова туйга әзерләнә

«Бәйрәм итәселәре килә, мин дә каршы түгел», - ди җырчы.

Җырчының тиздән улы өйләнә. Иделгә 25 яшь, килене аннан ике яшькә кечерәк. "9 августта Әлмәткә никах туена кайтабыз. Язылышу Казанда була. Башкалабызда торачаклар. Килен ягы кич кечкенә мәҗлес ясарга теләде. Әзерләнә торгач ул чын туйга әйләнде. Тамадалар чакырдым, каз, чәк-чәкләр чыгачак... Кыскасы, туйларда нәрсә бар, барысы да булачак. Кодагыйлар миннән 4-5 яшькә яшьрәкләр. Бәйрәм итәселәре килә, мин дә каршы түгел", - дип уртаклашты Гөлнара ханым.

Гөлнара Тимерҗанова үзенең шәхси тормышында булган кызыклы хәлләр белән дә уртаклашты. Җырчыга әледән әле яшь егетләр яза икән. "Күптән түгел бер 38 яшьлек егет шалтыратты. "Сезнең белән танышырга телим", – ди. Мин моңа әйтәм: "Балам, мин бит синнән олы", – дим. "Миңа барыбер", – ди бу. Ярар ансы белән аңлашып кына беттек, бүтән шалтыратмалы, икенчесе яза башлады. "35 яшь миңа", – ди. Аерылган. Миңа кызык булды, ниндирәк икән бу? Видеозвоноктан шалтыратты. Күренеп тора озын гына буйлы, нык гәүдәле. Миңа кызык, үзеннән шактый гына зур хатын нигә кирәк булды икән? Сораулар бирә башладым. Бу миңа кадәр дә бер олы яшьтәге хатын белән йөргән булган. "Кыйммәтле духилар сорый башлагач элемтәне өздем", – ди. Аңлашылды, минәйтәм. Бу егетләр бернинди җаваплылыксыз гына хатын-кызларны үзләренә кирәгенчә кулланырга телиләр . Нинди заман бу? Нишләп ирләр шундыйга әйләнә соң? Башка сыймый. Һәм андыйлар шактый бит. Миңа әнә ничәсе язды. Аллаһ үзе араласын андыйлардан", – ди борчулы җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туй Гөлнара Тимерҗанова