Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева уңайсыз хәлдә калган

Җырчы үзе белән булган шундый көтелмәгән хәлләр турында һәрвакыт сөйләп бара, язылучыларыннан дөресен яшерми.

Җырчы Татарстанда юбилейда чыгыш ясаганда уңайсыз хәлдә калган. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли.

«Оятка калмасам, мин булмыйм инде. Мин Арчага юбилейда чыгыш ясарга килдем. Юбилярның исеме Гөлнара дип уйладым. Мин аны беләм, әмма йөзен әллә онытканмын инде, тик алар юбиляр белән бик охшаган иде. Алар бертуган икән. Мин банкет буе «Гөлнара апа, Гөлнара апа», дим. Юбилярның исеме Әлфирә апа булып чыкты. Оят булды. Мин Гөлнара апаны котларга баруыма тулысынча ышанган идем», – ди җырчы.

«Саубуллашу» җырын башкарганда да ул:«Аерылу Гөлнара ападан бигрәк авыр, авыр икән», – дип җырлаган да әле.

Фото: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев