Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаевага телевизион тапшыруда урынсыз сорау биргәннәр

«Андый сорау булырга мөмкин түгел», – дип каршы төшкән җырчы.

Җырчы Гөлназ Асаевага «Туган тел» телеканалының «Сер итеп кенә» тапшыруында гаиләсе турында бераз урынсыз сорау биргәннәр.
«Чын дөресен әйт әле, кайсы әтиеңне ныграк яратасың?» – дигән аңа алып баручы.

Андый сорау булырга мөмкин түгел, – дип каршы төшкән Гөлназ Асаева. – Аларның берсе мине якты дөньяга китерде, шуның өчен мин аңа зур рәхмәтлемен. Икенчесе мине үз кызыдай якын итеп карап үстерде. Мин аларны берничек тә аера алмыйм. Алар икесе дә минем өчен кадерле, – дигән ул.

Әтиләреннән алган сыйфатлары турында Гөлназ:

«Рөстәм әти турысын бәреп әйтә торган кеше түгел. Әкренләп, җайлап кына аңлата, конфликтларга керми. Ләкин бик гадел. Аннан шул сыйфатны алганмындыр. Һәм тышкы кыяфәтем белән дә мин – әтинең копиясе. Фәдис абый – чын ир кеше. Ул турысын әйтә, боргаланып тормый. Мин дә шул ягым белән аңа охшаганмын», – дип сөйләгән Гөлназ.

Гөлназ Асаева бөтен җирдә дә ике әтисен дә тигез күрүе, икесен дә хөрмәт итүе хакында әйтә. Алай гына түгел, аңа гомер биргән Рөстәм Асаев белән тәрбияләп үстергән Фәдис Ганиевлар үзара да бик яхшы мөнәсәбәтләрдә, дип яза https://intertat.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев