Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова: «Үсә төшкәч, бу чирне җиңәрбез, дип ышанабыз»

Җырчының төпчек кызы авырган.

Бу көннәрдә җырчы гаиләсе белән кояшлы Таиландта, диңгез буенда ял итә. Гүзәл социаль челтәрләрдә ялның аллергиядән интегүче кызы Арианага файдасы булуы хакында сөйләгән.

"Хәтерегездә булса, Ариана тугач, без хастаханәдә яткан идек. Шул авырудан соң кызыма «осложнение» булып, әле дә төзәлә алмыйбыз. Атопик дерматит һәм йомырка агына аллергия безнең. Диңгездә бер дарусыз 3 көндә төзәлә. Кемнәр бу диагноз белән авырый, безне аңлыйлардыр. Бик каты диеталарда утырырга кирәк. Иң башта карабодай белән су гына ярый. 1-2 атнадан бер ризык өстәп, тагын 1 атна көтәргә кирәк. Үсә төшкәч, бу чирне җиңәрбез, дип ышанабыз", – дип язган җырчы.

Гүзәл Уразованың соцчелтәрдәге аккаунтыннан фотоскрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнесс