Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәлем: «Ун елга беренче тапкыр без бер-беребездән еракта»

Эстрадабызның танылган җырчысы Салават Миңнеханов Согуд Гарәбстанына киткән.

Эстрадабызның танылган җырчысы Салават Миңнеханов Согуд Гарәбстанына гомрә хаҗына киткән. Үзенең сәяхәтен ул социаль челтәрдәге аккаунтында күрсәтеп бара. Видеоларыннан күренгәнчә хәзер инде ул Мәдинә каласында. 

Җырчының хәләл җефете исә кечкенә кызлары белән өйдә калган.

"Ун елга беренче тапкыр без бер-беребездән ун көнгә еракта", - дип язган Гүзәлем. Ахырдан "инде сагынбыз да" дип моңсу смайлик та куйган. 

Ун көн - ул ун ел түгел. Күз ачып йомганчы үтәр дә китәр. Салаватка исә изге сәфәрләренең савабына ирешеп, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес