Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова: «Мәктәпкә барам, директоры белән сөйләшәм!»

Татар эстрадасы җырчысы балага пычак янап, акча сораган яшүсмерләр буенча үз фикерен белдерде.

Илмира Нәгыймованың улы Камил һәм кызы Ясминә 42нче мәктәптә укыйлар. Исегезгә төшерәбез, әлеге мәктәп укучылары белән бәйле күңелсез хәл булды. 5 яшүсмер подъезд янында бер малайны интектерде. Пычак төбәп, аңардан акча таләп иттеләр (бу хакта тулырак монда язылган). Әлеге мизгелләр подъезд домофоны видеокамерасына да эләкте. 

"Бу видеоны безнең әти-әниләр чатына Ватс-ап төркеменә куйдылар. Мин шокта! Минем балаларым бу мәктәптә укыйлар бит. Ничек инде көпә-көндез балалар шулай пычак тотып кечкенә балага янап йөри ала! Коточкыч! Сүзем юк! Гастрольләрдән кайткач, мәктәпкә барам, директоры белән сөйләшәм", – дип чаң суга Илмира Нәгыймова.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев