Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Йолдызлар тормышы

Илмира Нәгыймова: “Балаларны үзенә алса, социаль челтәрләрдә фото ясар өчен генә!”

Танылган җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элеккеге ире Руслан Кираметдинов турында сорауга җавап бирде.

– Бу кешенең минем тормышымда эзе дә юк! Ул минем балаларымның тормышында гына бар. Әле аларны да бик сирәк кенә үзенә ала. Алса да, социаль челтәрләрдә фото ясый. Имештер: “Карагыз, мин нинди “яхшы әти”... Әгәр дә балаларны үзеңә аласың икән, нәрсәгә дип һәрбер адымыңны күрсәтеп барырга?! 

Сез күбесен белмисез! Мин балалар белән видео куймыйм. “Карагыз, мин нинди яхшы әни”, дип йөрим. Беркемгә дә бернәрсә дә дәлилләп күрсәтәсем килми! 

Сочида булганда да күп негатив яздылар... Имештер, үзе генә балаларсыз йөри... Күке диючеләр булды, – дип яза Илмира Нәгыймова.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев