Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Илнур Гомәров сарык алган

Ни өчен?

Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров ураза тоткандагы тәэсирләре белән уртаклашты:

– Ураза тотам, өчәр чара рәттән узган көннәр кала калуын, шулай да ул көннәрне соңыннан тотып бетерергә ниятләп торам. Быелгы Рамазанның үзенчәлеге шунда – ничектер җиңел бирелә, әллә кыш айлары булганга, әллә ияләшенгәнгә. Әле дус егетләр белән сөйләшеп утырдык – элек түбәтәй киеп ифтарга йөрү әти-әниләр темасы иде, хәзер үзебез шул юлда. Чөнки яшьләр дингә тартыла. Ифтарларны да, нигездә, яшьтәшләрем, миннән яшьрәкләр үткәрә, үзем дә оештырырга җыенам. Авыз ачканда ашаган ризыкның, эчкән суның тәме, сүз дә юк, башка инде. Аннары авылга сарык алып куйдым. Вакыты җиткәч, әтигә атап чалырга ниятлим, Аллаһ теләсә.
Шунысына да игътибар иттем, Рамазан аенда кешегә булышасы килеп тора. Чаллының беренче автомобиль юлында еш кына бер абзыйны очратам. Аны, авариядә хатынын, балаларын югалтканнан соң акылына зәгыйфьлек килгән, дип сөйләделәр. Бер көнне заправкада күрдем дә ашарына акча калдырдым. Үзем киттем, ә күңелдә шундый рәхәт булып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ураза рамазан корбан чалу Илнур Гумеров