Илнур Гомәров: “Соңга калдым”
Җырчы тамашачыларын нәрсә дип кисәтә.
Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров быелгы концертын “Соңга калдым” дип атады. Алдан ук билгеләп үтәсе килә, шәһәрдә бу көнне Григорий Лепс һәм данлыклы “Мунча ташы” концертлары булга карамастан, зал тулы иде. Менә ничек яраталар Чаллы жырчысын тугры тамашачысы!
“Энергетик” мәдәният сараенда затлы концерт карарга шәһәрнең интелегенциясе җыелды, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Илнур үзе, дусларына рәхмәт әйткәндә, залдагы шәһәрнең мәгариф һәм медицина хезмәткәрләрен, җитәкчеләрне һәм берничә эре предприятие эшчеләрен дә сәламләп үтте.
Әйтергә кирәк, Илнур Гомәровның гаиләсен, әти-әнисен, дусларын, остазларын никадәр яратканын һәм хөрмәт иткәнен белмәгән кеше юктыр. Концертта һәрвакыттагыча эчкерсез ярату һәм рәхмәт сүзләре еш яңгырады. Бу хөрмәт ике яклы булуда, әйткәнемчә, бер шик тә юк.
“Шәһри Чаллы”ның баш редакторы Резидә Юсупова да җырчыга чәчәк бәйләме тапшырганда моны билгеләп үтте. “Өч ел дәвамында “Шәһри Чаллы” үткәргән Пятачокларның алыштыргысыз алып баручысы булганың өчен дә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сиңа була Пятачокларны таныйлар, сиңа була киләләр. Һәм шундый авыр заманда да халыкны беразга булса да биетеп, җырлатып, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып торуда синең өлешең зур. Без синең белән горурланабыз,” – диде ул.
Илнур Гомәровның төгәл һәм һәр эшен планлаштырып эшләвен билгеләп үтәсе килә. Шулай да, нигә соңга калды икән соң? Җавапны ул концерт башында ук әйтте. “Дуслар, әлеге исемне мин махсус сайладым. Килгән һәр тамашачыга “Соңга калмагыз!” дип искәртәсем килде. Якыннарыгызны кочакларга, аларга җылы сүзләр әйтергә, тормышның кадерен-рәхәтен тоеп яшәргә соңга калмагыз!” Димәк, мондый исем сайлавы - маркетинг алым. Шәп!
Концертта яңа җырлар яңгырады. Илнур аларны әниемнең һәм әтиемнең яшьлектә яратып җырлаган җырлары дип тәкъдим итте. Моңа кадәр ишеткәнем булмаса да, нинди матур җырлар җырлаганнар элек, дип сокланып тыңладым. Аларны яңартырга алыну зур батырлык ул.
Яңа мәзәкләр дә, җылы истәлекләр дә яңгырады. Илнурның җырлары белән беррәттән, сөйләвен дә мөкиббән китеп тыңлап утырырга була. Юкка гына аны Чаллының һәм хәтта республиканың иң популяр алып баручысы дип атамыйлар.
Иҗат төркеме дә көчле. Берсеннән-берсе талантлы музыкантлар, җырчылар. Баянда Ринат Насыйров һәм Виктор Агапов, скрипкада Гүзәл Хәкимуллина белән Анна Каткова, татар эстрадасында танылып килүче Хәят һәм затлы җырлары белән Гөлназ Закирова. Сүз уңаеннан, Чаллының данлыклы “Болгар” ансамбле чыгышы да коцертның милли колоритын арттырды.
“Әле автобуслар, трамвай, таксилар йөргәндә кайтырга чыксыннар дидем.”
Илнур тамашачыларны алдан ук кайгыртып, концерт программасын нәкъ ике сәгатьлек итеп әзерләгән. Чыннан да концерт бер тында узды, тәмле булды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев