Илнур Гомәров: «Тамагыма төер утырды»
Җырчы күңелсез хәлгә очраган.
Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров тормышында гыйбрәтле вакыйга булган. Моннан берничә көн элек ул акча, машина йөртү таныклыгы һәм башка документлары, банк карталары салынган кошелегын югалткан.
– Казанга барырга дип юлга җыенганда кулымны кесәгә тыксам, кошелегым юк. Югалып калдым, аннары алдагы көннәрдә кайда булганымны искә төшердем дә, эзләргә киттем. «Ферганә» ресторанында, ягулык салу станциясендә булганмын... Алардагы камера язмаларын тикшердек. Нәтиҗәсе булмады, Аллаһка тапшырып, документсыз Казанга киттем. Буран, коточкыч һава торышы... Исән-сау барып кайттым, – ди популяр артист.
Аннары ул кошелогын югалтуы турында социаль челтәрләргә пост урнаштыра.
Шуннан соң аны социаль челтәрләр аша бер егет эзләп таба, кошелегын табуыны әйтә. Илнур инде ул көнне яңа права алыр өчен медицина тикшерүе узарга әзерләнә башлаган була.
«Мин барган көннең икенче көнендә документларымны тапкан егет заправкага барган. Кошелегым карга төшкән булган, бер кырые күренеп калган. Бу егет аны алган, өенә кайткан. Праваны карагач хатыны минем җырчы булымны белеп алган. Телефонымны да тапканнар. Очраштык, сөйләштек. Ул Чаллыда туып-үскән татар егете, саф татарча сөйләшә. Кошелектагы бөтен әйберем исән. Билгеле инде аңа бүләкләр, шул исәптән җырларым язылган флешкамны бирдем. Шул мизгелдә тамагыма төер тыгылды: үзебезнең Чаллыбызда саф татарча сөйләшә торган, игелекле, гади егетләр бар. Бу бит чыннан да сөенеч, чөнки бүгенге заманда без шәфкатьлелеккә аеруча мохтаҗ бит», – диде ул шатлыгы белән уртаклашып.
Соңрак Илнур бу егетнең 21нче мәктәптә укыганын да белә. Алай гына да түгел икесенең дә сыйныф җитәкчесе, география укытучысы Әлфирә Харисовна булган.
«Укытучыбызга шундый укучы тәрбияләгән өчен рәхмәт әйттем. Илфат Саматовның әти-әнисенә дә рәхмәт әйтүен сорадым. Илфат бик булган егет: сәламәт яшәү рәвеше алып бара, бәкедә коена, татарча сөйләшә, искиткеч егет. «Татнефть» ягулык станцияләренең берсендә әйдәп баручы инженер булып эшли, – ди Илнур.
Шунысы да игътибарга лаек. Илнур Гомәров үзе дә игелекле кешеләрнең берсе. Документларын югалтыр алдыннан, карга баткан машинаны үзенең автомобиле белән тартып чыгарган. Савап булсын дип, бәлага юлыккан шофердан берни дә алмаган.
Илнурның документ югалтуы беренче тапкыр гына булмаган. Татар яшьләре форумына Казанга баргач паспортын югалта ул. Кич белән татар яшьләре җыелган җирдә аңа бер кыз паспортын китереп бирә. Бу кыз Чаллыныкы, Илнур укыган 2нче музыка мәктәбендә укыган булып чыга.
«Бу тормышта игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә бер изгелекне үзеңә меңе белән кайтара ул», – ди талантлы шәһәрдәшебез Илнур Гомәров.
Фото Илнур Гомәровтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев