Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илнур Гомәров Төркиягә укырга киткән

Күпләр белә, Илнур зур өй китапханәсе турында хыяллана.

Чаллы җырчысы, танылган алып баручы Илнур Гомәров концертлар сезонын тәмамлап, Төркиягә ялга китте. Курортта ул гаиләсе - хатыны һәм ике улы белән.

"Диңгез һавасы сулап ял иткәндә, ниһаять, күптән укыйсы килеп йөргән китапларны да кулга алдым. Укырга да, су керергә дә, тәмле ризыклар белән сыйланырга да вакыт җитәрлек,"- ди җырчы.

Күпләр белә, Илнур зур өй китапханәсе турында хыяллана."Анда төрле авторларның китаплары тупланачак. Башка беркемдә дә булмаган китаплар да булыр, Аллаһ теләсә,"- ди Илнур.

Ә әлегә ул "автоном режимда". Социаль челтәренә ул нәкъ менә шулай дип язган, су коенган фотосын урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес