Илсөя Бәдретдинова гафу үтенде
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова гафу үтенде

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Баулыдагы «Фәрештә түгел» дип исемләнгән концертларын күчерергә булды.

Сәбәбе: яраткан җырчыбыз салкын тиеп чирләгән.

- Тавыш юк, хәл юк. Аның каравы температура бар. Чын күңелдән гафу үтенәм. Ачуланмагыз инде. Минем өчен концерт күчерү бик авыр нәрсә. Башкача булмады. Исәнлектә очрашыйк, – дип ул инстаграм битендә тамашачыларыннан гафу үтенде. 

Илсөя Бәдретдиновага исәнлек-саулык, тизрәк терелүен теләп калабыз! 
 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев