Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Иркә: «Минем белән булган күңелсез хәл зур резонанс тудырыр дип уйламадым да»

Җырчының хәлен белештек.

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Иркә Чаллыда егылып, кулын сындырган иде. Ул Чаллы табибларының ярдәм итәргә ашыкмаулары турында социаль челтәрендә видео элде. Ул хакта монда язылган. 

Без җырчының хәлләрен белешергә булдык. 

– Хәлем нормально. Республика клиник хастаханәсендә гипс салдылар. Табиблар 3 атнадан төзәлер дип ышандырдылар. Әмма аңа карап тормыш тукталмый. Планлаштырылган концертлар булачак, яңа җырлар өстендә эшлибез. Тамашачыларыбызга сюрпризлар да булачак.  

Кызым Айсылу: «Әни әле ярый башың бәрелмәде. Кул авырту җырларга комачауламый», – дип тынычландырды. Кызларым ярдәм итәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Дусларым кыяр-помидор, алма һәм башка тәм-томнар китереп, хәлемне белеп торалар. Тормышымдагы күңелсез хәлне чираттагы сынау дип кабул иттем.  Аллаһы Тәгалә сынауларны яраткан кешесенә һәм җиңердәйләренә генә бирә. Моңардан зурракларын бирмәсен. Минем видео шулкадәр резонанс тудырыр, кемнедер уңайсыз хәлдә калдырыр дип башыма да китермәдем. Аллаһ кеше рәнҗетүдән сакласын. Мин өч бала әнисе, кеше һәм ире махсус хәрби операциядәге хатын буларак бу әйбердән бик куркам. 

Видеоны авыртуга түзә алмыйча гына социаль челтәргә куйган идем. Медицина шәһәрчегендәге шифаханәдә бер кешенең тиешенчә аңлатмавы аркасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Минем аның аркасында калган шәфкать туташлары, табибларга тел-теш тидерәсем килми. Сәламәтлек саклау өлкәсендә үзен эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр күп. Бу очрак кешеләр өчен файдалы булсын иде. Әйтик, республикадагы икенче, Кама аръягы районнарында яшәүче халыкка нигә бер генә урында травмотология хастаханәсе эшли?! БСМПда кул-аяклары берничә җирдән сынган авыр хәлдәге кешеләр күп иде. Андыйларга тизрәк ярдәм күрсәтелсен иде дигән теләктә калам. 

Мин бу хастаханәдә медицина картасы ачмакчы идем, әмма «3-4 сәгать көтәргә туры киләчәк», – дигәч, Казанга кайтырга карар кылдым. Барыбер өйгә кайтырга кирәк, мин бу вакыт эчендә Казанга кайтып, тимзрәк балаларым янында булырга теләдем. Без 2,5 сәгать эчендә кайтып җиттек. Туры республика клиник хастаханәсенә бардык. Кызым документлар тутырды, шул арада миңа снимок ясап, гипс салдылар. 

Фото җырчы Иркә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәхетсезлек Иркә махсус хәрби операцмя сәалмәтлек саклау