Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Каен суы файдасы турында

Салкын тию яки гриппның беренче билгеләре сизелә башлауга каен суы эчсәгез, югары температурагыз төшәр, авыру катлауланмас, чагыштырмача җиңелрәк узар. Хроник томаудан котылу өчен каен суының шифасы зур.

* Каен суы иммунитетны күтәрә. Тамагы еш шешеп интегүчеләрне, ангинадан газап чигүчеләрне, авыз эче бозылып җәфаланучыларны каен согы белән дәвалыйлар. Аның белән авызны, тамакны әйбәтләп чайкаганнан соң, сокның калган өлешен аз-азлап эчеп бетерәсе. 

* Гемоглобинны нормага салу өчен каен суы эчү дару кулланудан күпкә файдалырак. Яңа җыелган табигый суны ашарга 15 минут кала, алма, кишер, чөгендер согы кушып, 50шәр мл күләмендә эчеп дәваланалар.

* Каен суы йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр өчен чып-чын хәзинә. Артык сыеклыкны кудыруы сәбәпле, гипертониядән интегүчеләрнең югары кан басымын төшерә ала. Нәтиҗәдә, сезне баш авырту һәм әйләнү, аяк-куллар, битләр шешенү, йөрәк чәнчү кебек уңайсызлыклар элеккегечә борчымас. Гипертоникларга каен суын ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан күләмендә көнгә ике мәртәбә эчәргә кирәк. 

Каен суын саталар

Сату-алу сайтларында әлеге татлы суның литрын 65-80 сумнан сатучылар бар. Экологик чиста урында җыелган, китереп тә бирәләр. Шулай да белгечләр каен согын танышлардан гына сатып алырга, иң яхшысы үзеңә җыярга киңәш итә. Кайберәүләр, акча артыннан куып, каен суын сәнагать зоналары яныннан, зират яннарыннан, транспорт күп йөргән урыннардан да җыеп сатарга мөмкиннәр. 

Сүз уңаеннан, каен суы турында монда да язган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев