Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Казан егетләре: «Автор шулай теләде»

Төркем популяр җырны яңартты.

Үз вакытында Сәгыйт Гыйбашев башкаруында "Син сөюдән чибәр" җыры радио-телевидениедан еш яңгырый иде. Күпләр аның кушымтасын әле дә яттан беләдер. Хәзер инде аны плей-листлардан табуы авыр, шулай да бар. 
"Казан егетләре" белән элемтәгә кереп, ни өчен әлеге җырны сайларга булуларын белештек. 

"Казан кызы бул әле" җырын яздырганда җырның авторы Сания Әхмәтҗанова безгә кызыклы тәкъдим ясады. Без тыңлап үскән, яраткан җырларыбызның берсе "Син сөюдән чибәр" җырын яңартырга кирәк иде диде ул. Без бик теләп ризалаштык. Көй авторы Оскар Усманов та бер дә каршы булмады. Инде менә җырны яздырып тәкъдим дә иттек. Хәзерге буын да тыңласын, белсен дидек бу искиткеч җырны. Заманчарак итеп, яшьләр тыңлый торган итеп яздырырга тырыштык", - дип уртаклашты төркем солисты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Әгъләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев