Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Муллагалиева: «Өч хәрефле авыру мине дә эләктерде»

Ул серен үзенең телеграмм каналында чиште.

– Хәерле көн, минем белән һәрдаим булган тамашачым. Мин һәрвакыт сезнең белән ачыктан-ачык бөтен тормышымны күрсәтеп, сәхнәдәме мин, шәхси тормышымдамы гел сезнең белән хәбәрдар булдым. Шатлык куаныч та, борчу мәшәкать тә барсы да  социаль челтәрләремдә булды. Бергә балаларны күтәрдек, якты дөньяга тудырдык, бергә концертлар куйдык, яңа җырларны да ишетүче –  халкым сез. Сәяхәттә йөргәндә дә мин сезнең белән, кемгәдер ярдәм кирәк булса да без бергә! Кыскасы минем тормышым сезнең күз алдында бара. Шулай булгач шатлыкны уртаклашу гына түгел борчу кайгымны да сезгә әйтергә тиешмендер дип уйлыйм. 

Борчу-сынау килде миңа. Уйламган җирдән өч хәрефле каһәр суккан авыру мине дә эләктереп алды. Даими рәвештә анализлар биреп, үзилар үтеп торсам да, щитовидкама бер вакытта да үзи ясатканым булмады. Гармоннарга анализлар  бирә идем Ул анализлар арасында антителаларның югары булуына әлләни игътибар итмәгәнмен. Шулай бер көнне берьюлы бөтен органны тикшергәндә УЗИ ясауны иң беренче щитовидкадан башларга булдылар. УЗИ ясаучы апаның күзләреннән минем анда нәрсәдер бар икәнен аңларга була иде. Ул озак кына караганнан соң сул якта төерләр булуын әйтте һәм тиз арада биопсия бирергә дип эндокринолог-онкологка җибәрде. Бу апрель ахыры иде. Мин РКОД ка барып анализ бирдем. Аннары май бәйрәмнәре, яллар җитте. Бер генә дә шигем булмады, үземдә үзгәрешләр тоймадым дисәм, берничә тапкыр кан йөгергән кебек була иде. 10 майда миңа нәтиҗәне әйттеләр. Башта ышанмадым, аннары җебедем, ишелеп- ишелеп еладым. Бар тормышым күз алдыннан узды, балалар, әле аларның миңа мохтаҗ булулары ах күңелнең әрнүе...әйтеп тә, сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Аллаһым берегезгә дә бу хәлдә калырга язмасын! Нәселебездә рак белән авыручы юк, бу чир бездән ерак дип уйлап йөри идем, Бу чирнең чыннан да яман, ахыры бер әйбер белән төгәлләнә, бар да бетте шушының белән шул мени? Шундый сораулар башта кайный башлады. Шулай итеп мин кара кайгыга баттым...ләкин сиздермәдем...тырыштым. Рәхмәт Чулпанга (дустым) ул мине тиз генә үз аңыма китерде. Юатты, ышанычны югалтмаска, ашыкмаска, алга таба тикшеренергә киңәш бирде. Иң мөһиме: ул минем баш миемне чистартты. Бөтен нәрсә уйдан, үз үзеңә ышанудан, көчле бул дип киңәш итте. 14 майга операциягә яздылар. Башта ризалык белдергән идем аннары каршы килеп, ашыкмаска уйладым.Үземне тынычландырырга тырыштым. 

Бар җиргә бардым, җырладым, Чулпанның киңәше белән психосоматика белән шөгыльләнүчегә бардым. Аңа да зур рәхмәт. Ул да миңа файдалы киңәшләр бирде. Җәй башы, сабантуйлары, көндә ниндидер планнар, балалар, гаилә... Тик бер генә уйламаган көнем булмады. 

Инде Аллаһка тапшырып барысын кабул иттем, алга таба яшәргә, тикшеренеп торырга һәм операциядән котылып булмавын аңладым. Онкология диспансерга барган саен кешеләр таный, сорый, кызыксына башладылар, личкама язалар....күңелемнең төрле хәләтендә мин аларның кайберләренә дөресен әйттем, кайберләренә алдадым...
Ай саен тикшеренеп тордым, 3 тапкыр цитологияне тикшерттем. Ни кызганыч һәркайсында яман шеш булуы дәлилләнде. Ничек булса да иҗатта булдым, тапшырулар төшердек, җырлар яздырдым, тик һәр җырны җырлаганда югары ноталарның авыр алынуын сиздем... 

Минем операциядән баш тартуым ул тавышсыз калырмын дигән курку хисе белән дә бәйле. Нерв күзәнәкләре, связкаларның щитовидкага якын булуы куркыта. Баштарак Казанда ясатырмын дигән планнар белән йөрдем. Аннары Санкт-Питербургны белешә башладым. Аллаһка тапшырып Питерга юл тоттым. Барсы да яхшы булыр дигән уйлар белән очам. Белмәгән- күрмәгән мең бәләдән котылган диләрме әле. Мин инде үз кайгымны сезгә ничек бар шулай сөйләдем. Белмәгән булсагыз бәлки минем өчен борчылмас идегез дә бит, әмма сезнең догалар, яхшы теләкләр, сездән энергия миңа бик кирәк.  Сез мине югалтмагыз яме! Әле минем җырлыйсы җырлар, куясы концертлар, эшлисе изге эшләр күп булсын! Әткәй әйтмешли «Тормыш-көрәш». Язмыштан узмыш юк. Барсы да узгынчы булсын.

Фото Лилия Муллагалиевадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

9

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Муллагалиева яман чир