Марат Яруллинга: «Женись на мне»
Яшь җырчыга кемнең кияүгә чыгасы килә?
Җырчы Марат Яруллинга концертында өйләнергә тәкъдим иткәннәр. Алия исемле тамашачысы сәхнәгә чыгып: "Женись на мне. Яшем дә бар, бөтен нәрсәм бар", – дип әйткән.
Марат та аптырап калмаган: "Очень интересное предложение, но я пожалуй откажусь", – дип җавап биргән.
Алия исемле хатын-кыз Маратка бүләккә гөмбә дә тозлап алып килгән. "Быел бит гөмбә елы булды. Ялкаулар гына гөмбә җыймады. Шуңа сезгә дә гөмбә алып килдем. Тәмләп ашагыз. Шунысын әйтәм: үзем ашамадым әле. Сезгә алып килдем", – дип көлдергән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев