«Оныкларыбызны карашырга кодагый белән икәү булышабыз»
Гөлдания Хәйруллина кызы Лилиягә рәхмәтле.
Җырчы Лилия Хәйруллина – Гөлдания белән Рөстәм Хәйруллиннарның иҗат җимеше. «Алма агачыннан ерак төшми» диләр бит. Иҗади гаиләдә туган бала кечкенәдән әти-әнисе белән гастрольгә йөри.
«Шуңа да карамастан ул бөтен нәрсәгә өлгерде: мәктәптә дә яхшы укыды, төрле түгәрәкләргә йөрде. Кечкенәдән җырларга яратты. Берара цирк, акробатика белән дә шөгыльләнде. Бу осталыклары аңа сәхнәдә ярдәм итте. Урта мәктәне тәмамлагач, кызыбыз Казан финанс-икътисад институтында укып җитди һөнәргә ия булды. Берара җитештерү предприятиесендә дә эшләп алды. Кызым бик җаваплы һәм мөстәкыйль. Ул Америкага берүзе барып укып һәм эшләп тә кайтты. Хәзер кызым минем хезмәттәшем генә түгел, чын дустым, киңәшчем дә. Ул яңа җырлар яздыра, блогер да. Пандемия вакытында мине дә бу эшкә өйрәтте. Без аның белән икәү рилслар төшерәбез. Кием алганда, тектергәндә дә мин аның белән киңәшләшәм. 4 бала әнисе булуына карамастан, ул үз өстендә эшли, камиллеккә омтыла. Спорт залына йөри. Инглиз телен камил белә. Шуңа күрә теләсә кайсы чит илгә курыкмыйча бара. Минем дә күңелем тыныч», – ди Гөлдания Хәйруллина.
Җырчы кызына үзен яраткан әби иткәне өчен дә рәхмәтле. Лилия, ире белән 4 малай тәрбияләп үстерә. Төпчекләренә бер яшь тулды. Ул инде тәпи йөри. «Оныкларыбызны карашырга кодагый белән икәү булышабыз», – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев